Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Әгерҗедә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны туксан яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Әгерҗедә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны туксан яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Корпункт: 
Агрызский

             Мәрвәр Каһирова Иске Кызылъяр авылында туып-үскән. Арчада шәфкать туташлары мәктәбен тәмамлагач хезмәт юлын Әгерҗе район хастаханәсендә башлый.

            Кайсы бүлеккә кушсалар, шунда үз эшен зур төгәллек белән башкаручы кызны рентген кабинеты ачылгач рентген-лаборант итеп билгелиләр. Әнә шулай, хастаханә тарихына ул беренче рентген-лаборант булып кереп кала. Шунда 25 ел хезмәт куйгач, хезмәт юлын балалар бакчасында дәвам итә. Тормыш иптәше Сәхәбетдин белән ике ул үстерәләр. Бүгенге көндә улы Радик белән яши.

            – Туганнардан бик уңдым. Резеда Закирова “җиңгәчәй” дип көнгә өчәр тапкыр килеп хәлебезне белә, эшләребездә булыша, – дип рәхмәтләр укып яши аңа һәм башка туганнарына Мәрвәр әби.

            Юбилее көнендә котлаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдиновага, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Альмира Зариповага, рентгет-лаборант эшен аннан кабул итеп алган, һәрдаим аралашып, хәлен белеп яшәүче Рәмзия Шәймөхәммәтовага да рәхмәтләрен кат-кат әйтте хөрмәтле юбиляр.

 

Опубликовано 20 March, 2019 - 10:09 пользователем Музей Агрыза

Source URL (modified on 20/03/2019 - 10:09):https://tatfrontu.ru/tt/news/gerzhed-yashuche-hezmt-hm-tyl-veterany-tuksan-yashlek-yubileen-byrm-it