Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ӘГЕРҖЕДӘ БӨЕК ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ УҢАЕННАН ВЕТЕРАННАР ЯШИ ТОРГАН ЙОРТ ИШЕГАЛЛАРЫНДА КОНЦЕРТ КУЕЛДЫ

ӘГЕРҖЕДӘ БӨЕК ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ УҢАЕННАН ВЕТЕРАННАР ЯШИ ТОРГАН ЙОРТ ИШЕГАЛЛАРЫНДА КОНЦЕРТ КУЕЛДЫ

Корпункт: 
Агрызский

        Халыкны социаль яклау һәм “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре тырышлыгы белән ветераннар яши торган йорт ишегалларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган мини-концертлар тәкъдим ителде.

        Хезмәткәрләр сугыш темасына җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.

        Ветераннарыбыз бәйрәм рухын тойсын өчен башкарылган гамәл бу. Аларның күбесе инде хәрәкәтләнә алмый. Әмма бүләкләр таратканда без аларны концерт булачагы турында кисәтеп куйдык. Шуңа күрә кемдер урында яткан хәлдә тыңлагандыр. Кемдер безне тәрәзә аша карады,  – диделәр активистлар. 

Опубликовано 8 May, 2020 - 21:51 пользователем Музей Агрыза

Source URL (modified on 08/05/2020 - 21:51):https://tatfrontu.ru/tt/news/gerzhed-boek-zhinu-byrme-unaennan-veterannar-yashi-torgan-yort-ishegallarynda-koncert-kueldy