Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Әгерҗе ветераннарына – район башлыгыннан Яңа ел күчтәнәче

Әгерҗе ветераннарына – район башлыгыннан Яңа ел күчтәнәче

Корпункт: 
Агрызский

     Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров Әгерҗедә һәм авылларда яшәүче барлык сугыш ветераннарына Яңа ел күчтәнәчләре әзерләде. Аларны хөрмәтле ветераннарга район Советы депутатлары тапшырды. Әгерҗе район Советы депутаты, “ЭнергоСервис-Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Илфат Ямалиев Әгерҗедә гомер кичерүче мөхтәрәм сугыш ветераны Ефросинья Федоровага район башлыгының күчтәнәче белән бергә әлеге предприятие исеменнән дә бүләкләр тапшырды. Мондый олылауга ветеран ихлас сөенеп, олы рәхмәтен җиткерде.    

 

Опубликовано 13 January, 2016 - 11:08 пользователем Музей Агрыза

Source URL (modified on 13/01/2016 - 15:24):https://tatfrontu.ru/tt/news/gerzhe-veterannaryna-rayon-bashlygynnan-yana-el-kuchtnche