Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > “Герой-шагыйрь Муса Җәлил”

“Герой-шагыйрь Муса Җәлил”

Корпункт: 
Альметьевский

2025 елның 12 нче февралендә 2 нче филиал китапханәсендә “Герой-шагыйрь Муса Җәлил” темасына иҗади чара уздырылды.Чарага 12 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары,укытучылар, “ Туган як” клубы җитәкчесе Хәбипова Зәрия Габдулловна чакырылды.Укучылар Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә белән таныштылар,шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. М.Җәлилнең бөтен иҗаты- батырлык үрнәге.Ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе,горурлыгы икәнлегенә төшенделәр. Очрашуның икенче өлешендә Зәрия Габдулловна “Туган авылым Исергәп” исемле китабы белән таныштырды. Китап укучыларда авыл тормышына кызыксыну уятты.
Китапханә мөдире: Казакова Е.П.

Опубликовано 13 February, 2025 - 12:34 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 13/02/2025 - 12:34):https://tatfrontu.ru/tt/news/geroy-shagyyr-musa-zhlil-1