Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Генерал-лейтенант М.Т. Калашниковның тууына 100 ел тулуга багышланган тематик әңгәмә

Генерал-лейтенант М.Т. Калашниковның тууына 100 ел тулуга багышланган тематик әңгәмә

Корпункт: 
Менделеевский

2 нче урта мәктәптә генерал-лейтенант М.Т. Калашниковның тууына 100 ел тулу уңаеннан тематик әңгәмә узды. Чараны оештыручылар - «Юнармия» хәрәкәтенең педагог-оештыручысы Гимадеев В.М. җитәкчелегендәге отряды.Чакырылган кунак Татарстан Республикасы Менделеевск районы хәрби комиссары Залуженко Сергей Викторович иде.

Чараның максаты булып хәрби - тарихи эш оештыру, яшь буында хәрби-патриотик хисләр формалаштыру тора.

Михаил Калашников - техник фәннәр докторы, генерал-лейтенант, Россия Федерациясе Герое, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, Изге Апостол ордены кавалеры Андрей Первозванного Россия һәм чит илләрнең башка дәүләт бүләкләре иясе, күп кенә премияләр лауреаты.

АК-47 Калашниковка Бөтендөнья данын алып килде — ул илледән артык ил армия сафларына алынды. XX гасыр ахырында Калашников автоматы Гиннесның рекордлар китабына дөньядагы иң киң таралган корал буларак кертелде.

Опубликовано 28 October, 2019 - 08:36 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 28/10/2019 - 08:36):https://tatfrontu.ru/tt/news/general-leytenant-mt-kalashnikovnyn-tuuyna-100-el-tuluga-bagyshlangan-tematik-ngm