Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Галиуллин Харис Хәбибулла улы 05.11.1918 –1992

Галиуллин Харис Хәбибулла улы 05.11.1918 –1992

Корпункт: 
Альметьевский

1939 елда Кызыл Армиягә алынган. 1940 елның маенда аны 90 укчы дивизиянең 173 укчы полкына җибәрәләр. Ул бу полк составында Ленинград фронтында сугышкан. 1941 елның 3 октяберендә Пушкин шәһәре тирәсендә яраланган. Бер айдан соң тернәкләнгәч, кабат үзенең полкына кайтып кабат сугышка кергән. 1941 елның декаберендә кабат яраланып, 919 госпиталдә ятып чыккан. Аннары 13 укчы полк составында сугышып, 1942 елның гыйнварендә кабат яраланган. Старшина дәрәҗәсендә, 116нчы укчы полкта командир ярдәмчесе булып хезмәт итә. 1945 елда кайткан. 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.“Ярыш” колхозында эшләгән.
1992 елда вафат

Опубликовано 13 February, 2026 - 09:34 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 13/02/2026 - 09:34):https://tatfrontu.ru/tt/news/galiullin-haris-hbibulla-uly-05111918-1992