Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Фазуллина Гөлсәгъдәт әби 95 яшьлек юбилеен каршы алды

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Фазуллина Гөлсәгъдәт әби 95 яшьлек юбилеен каршы алды

Корпункт: 
Атнинский

Ары авылында яшәүче сугыш чоры баласы, тыл ветераны Фазуллина Гөлсәгъдәт Фазулла кызына 14 февраль көнне 95 яшь тулды. Әле дә яшәүнең тәмен белеп яшәгән әбекәйгә сокланырлык. Тормышы җиңел булмаса да, зарланмый. Йөзендә һәрвакыт елмаю аның.

Әбекәйне олы юбилее белән котларга Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев, Күлле Киме авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Саймә апа Сабирова, социаль яклау оешмасыннан Лилия Галимҗанова килделәр. Алар юбилярга үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Опубликовано 20 February, 2024 - 10:53 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 20/02/2024 - 10:53):https://tatfrontu.ru/tt/news/fazullina-golsgdt-bi-95-yashlek-yubileen-karshy-aldy