Элемтә операторлары Җиңүнең 70 еллыгына ветераннарга бушлай шалтырату мөмкинлеге бүләк итә.
Корпункт:

Россия элемтә операторлары Җиңүнең 70 еллыгына ветераннарга бушлай шалтырату мөмкинлеге бүләк итә. Бу чит илләргә шалтыратуга да кагыла, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Операторларның бу акцияне кайберләре 9 майга кадәр , кайберләре Җиңү көннәрендә, кайберләре 9 майда үткәрә. Бөек Ватан сугышы ветераннары , инвалидларына чикләнмәгән вакыт шәһәр телефоныннан Росиия һәм чит илләргә шалтыратырга мөмкинлек бирелә.