Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Чүпрәледә тыл ветеранына 95 яшь тулды

Чүпрәледә тыл ветеранына 95 яшь тулды

Корпункт: 
Дрожжановский

Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне, ветераны Әминә Садретдин кызы Шагаева 95 яшьлеген билгеләп үтте. 

Сугыш елларында Әминә апа окоп казуда, колхоз кырында  тракторчы булып хезмәт куя.

 

Әминә апа тормышка алты баласы белән тол калган сугыш ветераны Мирзаҗанга чыга. Уртак тормышта тагын ике бала дөньяга килә. Бүгенге көндә аларның барысы да исән, кайтып йөриләр.  Әминә апа әнисеннән 1 яшь һәм  8 айлык булып калган Шамил абый һәм аның тормыш иптәше Миңсария апа тәрбиясендә гомер кичә. Мирзаҗан абыйның вафатына исә 26 еллап вакыт узган. 
-Иң авыры артта кады инде. Бүгенге тормышта яшәве үзе рәхәт,-ди юбиляр.
Ветеранны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов котлады. РФ Президенты исеменнән Котлау хаты һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар. Исәнлек, балалар тәрбиясе, хәерле гомер теләделәр.

                                                                                                                                                                      Гелия Фаизова.

 

Опубликовано 15 September, 2018 - 18:01 пользователем Радиф Субаев

Source URL (modified on 15/09/2018 - 18:01):https://tatfrontu.ru/tt/news/chuprled-tyl-veteranyna-95-yash-tuldy