Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Чәтбаштан Шәрәфәтбану әби Нәҗмиева җитезлеге, уңганлыгы белән сокландырды

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Чәтбаштан Шәрәфәтбану әби Нәҗмиева җитезлеге, уңганлыгы белән сокландырды

Корпункт: 
Апастовский

Чәтбаш авылында яшәүче Шәрәфәтбану әби Нәҗмиева 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.

Күзләр тимәсен, бүген дә хәрәкәттә, хезмәттә әле ул. Җитезлеген дә югалтмаган, зиһене дә шәп. Ишегалды тутырып үрдәкләр үстерә, бакча тулы яшелчәсе бар. Өйдә дә тик кенә торырга яратмый. Бүген ул улы Рәссам белән яши. Казандагы улы Хәбибулла да гаиләсе белән еш кайтып йөри. 
Шәрәфәтбану әбигә юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров иң изге теләкләрен җиткерде.

Опубликовано 17 September, 2018 - 15:15 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 17/09/2018 - 15:15):https://tatfrontu.ru/tt/news/chtbashtan-shrftbanu-bi-nzhmieva-zhitezlege-unganlygy-beln-soklandyrdy