Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Чембулатлар авылдашлары Әнәс белән очраштылар.

Чембулатлар авылдашлары Әнәс белән очраштылар.

Корпункт: 
Атнинский

Әтнә районы Чембулат авылы клубында интернационалист сугышчыларга багышланган чара узды. Әлеге хәбәрне безгә хәбәрчебез Гөлнара Корбанова язып җибәрде. Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән Җәләлиев Әнәс Харис улы белән очраштылар алар. Сыйныфташлары да килгән иде. Очрашу кичәсен оештыруда башлап йөргән  барлык мәдәният хезмәткәрләренә, Әнәс абыйның  авылдашларына зур рәхмәт. Чараны китапханәче Нәҗмиева Надия Котдус кызы оештырды.  Кичәне Гыйниятуллина Зөлфия Рәхимҗан кызы алып барды.

Опубликовано 20 February, 2020 - 18:23 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 20/02/2020 - 18:23):https://tatfrontu.ru/tt/news/chembulatlar-avyldashlary-ns-beln-ochrashtylar