Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бәйрәм чаралары

Бәйрәм чаралары

Корпункт: 
Сармановский

Авылдашлары - олы йөрәкле, киң күңелле ватанпәрвар Равил Лотфулла улы Миңнехуҗин авылның Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнары, тылда хезмәт куйганнар һәм тол калган аналар истәлегенә авыл мәдәният каршына мәгърүр һәйкәл салдырды. Бәйрәм алдыннан тантаналы рәвештә ачылды. Авылдашларына бәйрәм бүләге итеп, миһербанлы җан Казаннан мәртәбәле сәнгать ияләрен чакырган иде. Ике сәгатькә якын Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Сөлек халкы һәм тантана кунакларына җыр-моң, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәмдә райондашыбыз - филармония артисты Рөстәм Насыйбуллин да чыгыш ясады. 

Опубликовано 10 May, 2023 - 09:51 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 10/05/2023 - 09:51):https://tatfrontu.ru/tt/news/byrm-charalary