Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бәйрәкә авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Накыя Гыйлаҗетдин кызы Фәсхиевага 30 октябрьдә 90 яшь тулды

Бәйрәкә авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Накыя Гыйлаҗетдин кызы Фәсхиевага 30 октябрьдә 90 яшь тулды

Корпункт: 
Ютазинский

 

Тормышка аек акыл белән карап, зирәклеген җуймыйча картлыкның түренә атлаучы әбекәй бүген дә үз йортында балаларына, оныкларына җылы нурлар өләшүче кояш кебек, елмаеп яши. Үз гомерендә күпне күрсә дә, ихтыяр көчен югалтмаган Накыя Фәсхиева узган тормыш юлы сикәлтәләрсез генә булмаган.Еллар узып та сөйкемлелеген һәм зирәклеген җуймаган, ачык йөзле, кунакчыл хезмәт ветераны Накыя Гыйлаҗетдин кызы Фәсхиеваны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, беренчел втераннар оешмасы җитәкчесе Әлфия Хаҗиева тәбрик итте. Элекке хезмәткәрен “АгроМир” җәмгыяте җитәкчелеге дә онытмаган булып чыкты – мул итеп күчтәнәч җибәргән. Купшы чәчәк бәйләмнәренә төренгән озын гомерле якташыбыз кыйммәтле бүләкләр кабул итте. Аңа үзенең ихлас теләкләрен әйтеп, РФ Президенты Владимир Путин да адреслы хат юллаган иде.

Опубликовано 1 November, 2019 - 09:40 пользователем Каракашлинский ...

Source URL (modified on 01/11/2019 - 09:40):https://tatfrontu.ru/tt/news/byrk-avylynda-gomer-ituche-tyl-hezmtchne-nakyya-gyylazhetdin-kyzy-fshievaga-30-oktyabrd-90-yash