Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бәйгегә йомгак ясалды

Бәйгегә йомгак ясалды

Корпункт: 
Сабинский

Саба таңнары” редакциясе сугыш чоры хатирәләрен яңарту, өлкәннәр һәм яшь буын арасындагы бәйләнешне ныгыту, туган җиргә мәхәббәт, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, балаларны авыр сугыш чоры михнәтләре белән таныштыру, Ветераннарга, өлкәннәргә карата хөрмәт тудыру максатыннан, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади бәйге   игълан иткән   иде. Ниһаять иҗади эшләргә  йомгак  ясар   вакыт та җитте. Беренче   урынны   “Яктылыкка омтылган гомер” һәм “Урланган балачак” дигән  язмалары өчен Гөлүсә Закировага  бирергә карар  кылдык. Икенче  урынга “Сугыш башланган, сугыш” дигән   язмасы  өчен Шекше мәдәният  йорты   мөдире  Ләйсән Хисмәтованы лаек дип таптык.  Өченче урынга берьюлы ике автор – Шәмәрдәннән ветеран-укытучы Сания Гарипова (“Әтиебезнең   Кызыл  Йолдызына   җавап итеп”) һәм Айсылу Ибраһимова (“Үлемне җиңгән бабам”) бүлеште. Җиңүчеләрне бүләкләүләр 15 май көнне сәгать 10да редакция бинасында  булачак. Көтәбез.

Опубликовано 13 May, 2015 - 14:05 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 13/05/2015 - 14:05):https://tatfrontu.ru/tt/news/bygeg-yomgak-yasaldy