Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Буыннан-буынга күчә даннары

Буыннан-буынга күчә даннары

Корпункт: 
Сабинский

Өченчекөн илебез 1941-1945 еллардагы  Ватан  сугышында    Бөек Җиңүнең 71 еллыгын зурлап бәйрәм итте. Сабалылар да, олысы-кечесе, яше-карты, 9 Май иртәсендә  ил азатлыгы  өчен һәлак булганнарны, сугыш  ветераннарын, тыл  каһарманнарын искә алып, хөрмәтләп хәтер яңартырга үзәк  мәйданга чыктылар.
Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан балаларга, ак яулыклы апалар, кәләпүшле бабайлар, күк­рәк­ләренә орден-медальләр так­кан ветераннарга карап сок­лан­мый мөмкин түгел иде. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, кабат-кабат мең рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Көн салкынрак булуга карамастан, бәйрәмгә килмичә өйләрендә утырып калучылар аз булгандыр. Закир Йосыпов урамы буйлап хасил булган тере коридорда нәниләр, төрле яшьтәге кешеләр тезелгән  иде. Инде традициягә кергән парадны марш темпында кадетлар башлады һәм  күкрәкләрендә орден-медальләрен балкытып, салмак, әмма горур  адымнар белән  Әфганстан, Чечня сугышлары  ветераннары  үтте. Быел  армия  сафларына  китәчәк егетләрне  күреп тә соклануын  белдерде  халык. Алардан  соң мәйданга кергән хезмәт коллективлары үзләрен сугыш һәм тыл  ветераннарының Ватан хакына башкарган эшләрен дәвам итүчеләр  итеп   күрсәттеләр.  Кырыкка  якын оешма-учреждение, алып баручы әйткәнчә, бәйрәмгә лаеклы  хезмәт  уңышлары белән килә һәм бурычларын уңышлы  үти. Быел  хәтер саклауның уңышлы формасы “Үлемсез полк” акциясе дә аеруча  киң  колач  алды. Районыбызда әгәр мәктәп  укучылары үзләренең сугыш  каһарманнары булган бабаларының  портретларын  горур тотып мәйданнан   узган  икән, димәк, хәтер исән, батырлар исеме  буыннан-буынга   күчеп барачак дигән   сүз.   
 Тантаналы митингта Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов  сугыш һәм тыл ветераннарын, барлык сабалыларны,  кайткан  кунакларны  бәйрәм белән котлады, иң изге теләкләрен  ирештерде. Җитәкче чыгышыннан күренгәнчә, районыбыз яуга  8427 кешесен озаткан, шуларның 4989ы сугыш  кырларында  ятып калган, хәбәрсез югалган. Райондашларыбызның 3767се төрле орден-медальләргә лаек булган.”Кызганычка  каршы, ветераннарыбызның  сафы  елдан-ел  кими, бүгенге  районда 20 сугыш, 570 тыл ветераны,  ирләре  сугышта  үлеп  калган – 17, тормыш юлдашлары яудан кайткач вафат булган 154 тол хатыннар  бар.   Яңа  йортлар,  фатирлар алып, 375 ветеран  яшәү шартларын   яхшыртты. Быел гына 90, 95 яшьләрен билгеләп  үткән 23  ветеран Россия Президентының Котлавын  алды.

Опубликовано 18 May, 2016 - 16:05 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 18/05/2016 - 16:05):https://tatfrontu.ru/tt/news/buynnan-buynga-kuch-dannary