Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бәрәскәдә сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр.

Бәрәскәдә сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр.

Корпункт: 
Атнинский

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылының "Илсөя" кафесында кичә, 4 мартта, сугыш чоры балаларын зурлап, хөрмәтләп чакырып, мул табыннар артына утырттылар. Түбән Бәрәскә  авыл җирлегенең Олы Бәрәзә, Өшкәтә, Түбән Бәрәскә авылының сугыш чоры  балалары җыйналган аш мәҗлесен коръән укып, Әдһәм мулла башлап җибәрде.  Хөрмәтләү чарасында Ленин исемендәге хуҗалыкның рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин, авыл җирлеге башлыгы Аида вафа кызы Фатыйхова катнашып, сугыш чорының бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән бу балаларның ачы язмышларына тукталып, аларны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик иттеләр. Сугыш чоры баласының яше дә җиде дистә белән исәпләнә. Бер Түбән Бәрәскәдә генә дә 200 дән артык иде алар сугыш арты, дип искә алдылар өлкәннәр. Хатирәләр яңартылды, чәчләр үрә торырлыклары бар. Бу да безнең тарих. Менә шуларны бергә туплап, китап итеп чыгару турында да фикер алыштылар алар. Хуҗалык рәисе өлкәннәргә рәхмәт әйтеп, бүләк-пакетлар өләште.

Опубликовано 5 March, 2020 - 09:58 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 05/03/2020 - 09:58):https://tatfrontu.ru/tt/news/brskd-sugysh-chory-balalaryn-hormtldelr