Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ”Бөтен эшне башкардым,кулыма ябышмады”.

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

”Бөтен эшне башкардым,кулыма ябышмады”.

Корпункт: 
Атнинский

Олы Әтнәдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп узган Маһинур әби Рәфыйкова әнә шулай ди.

Чыннан да, хезмәт юлында нинди генә эшне башкарырга туры килми Маһинур әбекәйгә. Хезмәт юлын Яңа Җөлби авылында укытучы булудан башлый ул. Гомумән, укытучы, пионер вожатый, китапхәнәче, авыл советы хезмәткәре булып эшләргә, фермада бозаулар карарга да туры килә аңа. Кайсы эшне башкарса да сынатмый. Лаеклы ялга чыккач та, складта эшли Маһинур әбекәй.

-Күңгәрдә башлангычларны да укыттым, клубта да бер-ике сәгатькә эшләргә чыга идем. Олы Әтнәгә килгәч, ансамбльдә дә катнаштым,-диде ул тормыш юлын барлап.

Бүгенге көндә балалары, оныклары кадер-хөрмәтендә гомер итә.

Опубликовано 19 February, 2018 - 14:19 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 19/02/2018 - 14:19):https://tatfrontu.ru/tt/news/boten-eshne-bashkardymkulyma-yabyshmady