Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан “Әтнә туган якны өйрәнү музее” вакытлы күргәзмә оештырды

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан “Әтнә туган якны өйрәнү музее” вакытлы күргәзмә оештырды

Корпункт: 
Атнинский

9 май көнне Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Олы Әтнә авылы “Туган ягым” мәдәният һәм ял паркында тантаналы чара үтте. Яше - карты, олысы - кечесе, һәр оешма катнашты әлеге чарада, парк шау- гөр килде. Искиткеч концерт, мастер класс, күренешләр һәм күргәзмәләр биләп алды паркны. Бик матур чара булып күңелдә калды. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, тормышыбыз имин, барыбыз да сау- сәламәт булыйк.

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан “Әтнә туган якны өйрәнү музее” тематик вакытлы күргәзмә оештырды. Әлеге күргәзмә бәйрәмдә катнашучыларны кызыксындырды. Музей хезмәткәрләре күргәзмә белән якыннан таныштырды.

Опубликовано 15 May, 2023 - 14:32 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 15/05/2023 - 14:32):https://tatfrontu.ru/tt/news/boek-zhinu-byrme-unaennan-tn-tugan-yakny-oyrnu-muzee-vakytly-kurgzm-oeshtyrdy