Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бөек Җиңү бәйрәме Айсылу өчен икеләтә шатлыклы булды

Бөек Җиңү бәйрәме Айсылу өчен икеләтә шатлыклы булды

Корпункт: 
Сармановский

Быел "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча 1 нче республика олимпиадасы үткәрелде. Анда республика мәктәпләренең 8-11 нче класс укучылары катнашты. Олимпиаданың 1 нче - читтән торып үткәрү туры апрель аенда, ә 2 нче туры 7 нче майда уздырылды. Йомгаклау турына барлыгы республика мәктәпләреннән 2 нче турга үткән 100 укучы чакырылды. Алар арасында Сарман гимназиясенең 10 нчы класс укучысы Айсылу Нигъмәтҗанова да (укытучысы - Вәсил Борһанов) бар иде. Әлеге бәйге аңа зур җиңү алып килде - ул I урынны яулады.

Опубликовано 19 May, 2015 - 09:05 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 19/05/2015 - 09:05):https://tatfrontu.ru/tt/news/boek-zhinu-byrme-aysylu-ochen-ikelt-shatlykly-buldy