Бөек Ватан сугышы Виртуаль музееның бер өлеше

Туган якны өйрәнү музеенда “Татарстан Республикасы Виртуаль музееның корреспондент пункты” махсус алтактасы урнаштырылды.
– Безнең регионда бу юнәлештә без иң яхшылар арасында, – дип уртаклаша директор Елена Мещерякова. – Бу зур җаваплы эш, аны уңышлы гамәлгә ашырабыз һәм киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Туган якны өйрәнү музее базасында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышының республика Виртуаль музее 2017 елдан эшли башлады. Бүгенгә безнең якташларыбызның, сугыш вакыйгаларында катнашучыларның тормышыннан алынган тарих белән 1000нән артык бит булдырылган. Корреспондентлык пункты администраторы Ольга Смолькова сөйли:
– Виртуаль музей – тәкъдим ителгән материалларны (фотолар, истәлекләр, документлар) саклау проблемаларын чишү өчен интернет-технологияләрне куллануның уңышлы үрнәге, куркынычсыз, тиз, экспонатларны ачык рәвештә карау мөмкинлеге. Бу ачык мәйданчык безнең ил, республика, район тарихы беләни кызыксынучылар өчен мөһим. Компьютер мониторы аша Бөек Җиңүгә өлеш керткән танышларның, ветераннарның, якташларның тормыш юлы турында белергә мөмкин.
Такта урнаштыруга багышланган чарада мәдәният Идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова безнең хәтер геройлар батырлыгын, аларның исемнәрен сакларга тиеш, дип билгеләде. Ә мондый виртуаль проектлар – менделеевлыларга материаллар һәм мәгълүматлар эзләүдә зур ярдәмче.
Евгения Кожеева фотосы