Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Бөек Ватан сугышы геройлары – “Җәлилчеләр”

Бөек Ватан сугышы геройлары – “Җәлилчеләр”

Корпункт: 
Альметьевский

20 нче апрель көнне 12 нче мәктәптә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Бөек Ватан сугышы геройлары – “Җәлилчеләр” дигән иҗади чара үткәрелде. Чарада 8, 11 нче сыйныф укучылары hәм туган тел укытучылары Садикова И.Ф., Сабирянова Р.Н., Мустафина В.Р. катнашты.

Чара “Җәлилчеләр” hәм Бөек Ватан сугышында катнашкан герой-шагыйрьләрнең батырлыгы hәм иҗаты турындагы презентацияне күрсәтүдән башланды. 11 нче сыйныфларның чыгышыннан соң, 8 нче сыйныф укучылары сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр hәм туган тел укытучылары йомгак ясадылар. Чара сугыш ветераннарын искә алып, 1 минутлык тынлык белән тәмамланды.

Бу чара укучыларда туган илгә карата патриотик hәм горурлык хисләре уятты.

 

 

Садикова И.Ф., Сабирянова Р.Н., Мустафина В.Р.,

12 нче урта мәктәбенең туган тел укытучылары

Опубликовано 30 April, 2022 - 22:23 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 30/04/2022 - 22:25):https://tatfrontu.ru/tt/news/boek-vatan-sugyshy-geroylary-zhlilchelr