- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Безнекеләр кайтмады шул...

Минем бабам – Муллахмәтов Димөхәмәт Муллахмәт улы, 1911 елны Минзәлә районы Гөлек авылында туып-үсә. 1935 нче елларда Хәмдениса Бәхтегәрәй кызы белән гаилә корып, әйбәт кенә яши башлыйлар. 1936 нчы елда кызлары Флүрә, 1939 нчы елда тагын бер кызлары Дәнисә дөньяга килә. Бабай 1939-1940 нчы елларда Финляндия белән барган сугышларда катнаша. Кайтып, гаиләсе белән әз генә торып ала да, тагын 1941 елны Бөек Ватан сугышына китә. Ул киткәндә, хатыны Хәмдениса (әбием) авырлы булып кала. Шулай итеп, минем әтием Рәкыйп, бабам сугышка киткәч туа. Бабам, малаен да күрә алмыйча, кайдадыр хәбәрсез югалып кала. Соңгы хаты 1941 нче елда килә.
Әбием гомер буе ирен көтә, авырлыклар белән балаларын үстерә. Шулай, сугыш дип тормыш алга бармыйча тормый, бу балалар үсәләр, тормыш коралар. Сугыш бетеп, Бөек Җиңү игълан ителгәч тә әле, аларга күпме авырлыклар күрергә туры килә. Ачлык, ятимлек, ялгыз тормыш, күз яшьләре, “Безнекеләр кайтмады шул,” – дип сыкрау... Җиңел булмый, билгеле. Илне яңадан торгызу өчен, авыл хезмәтчәннәренә бушка диярлек эшләргә, бик күп заемнар түләргә туры килә.
Әткәй дә, атасын бер генә тапкыр да күрмәсә дә, бер тапкыр да “әти” дип әйтә алмаса да, аны һәрвакыт искә алып торды, фотосын, соңгы хатын кадерләп саклады. Без, бабайның оныклары да, бабабыз Димөхәмәтне күңелебездән чыгармыйбыз, аның рухына дога кылабыз.
Әйе, Җиңү күпме корбаннар барәбәренә яулап алына. Күпме күмелми калган солдат, күпме билгесез язмыш, әле күпме ачылып бетмәгән өйрәнәсе тарих... Без моны беркайчан да онытырга тиеш түгел!
Ләкин әле бит һаман да сугышларның тынып торганы юк...Югыйсә, кешелек аңларга тиеш иде бит инде?!..
Минемчә, бары бергә-бергә, барлык илләр, халыклар дус-тату яшәгәндә генә, мәхәббәт, туган илгә мәхәббәт, халкыңа мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, тормышны ярату, алдагы көнгә ышаныч булганда, матурлыкны күрә белгәндә генә, тынычлык, хезмәт, бәхет булачак, тормышлар алга китәчәк. Яшәү – үзе бәхет бит, ә сугыш – ул үлем. Сугышлар бүтән булмасын иде!
Язмамны Шәүкәт Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасыннан китерелгән өзек белән тәмамлыйсым килә:
Бу ятимнәр соңгылары булсын,
Кеше каны бүтән акмасын.
Безнең әткәйләргә төшкән бомба
Музейларда гына саклансын.
Минһаҗева (Муллахмәтова) Илсөя Рәкыйп кызы, 16 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы