Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > «Без Ватан балалары»

«Без Ватан балалары»

Корпункт: 
Менделеевский

Бөрешле мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Без Ватан балалары» дип исемләнгән музыкаль кичә узды. 

Авыл җирлеге башлыгы Л.Смирнова барысын да бәйрәм белән котлады, Әфган , Чечня, Бөек Ватан сугышындагы  барлык сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

Үзешчән сәнгать артистлары башкаруында котлау йөзеннән җырлар һәм биюләр яңгырады, ә бигрәк тә яшь артистлар - «Чишмәкәй» балалар бакчасы балалары чыгышын җылы кабул иттеләр.

Опубликовано 26 February, 2019 - 08:03 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 26/02/2019 - 08:04):https://tatfrontu.ru/tt/news/bez-vatan-balalary