Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > "Бергә Җиңүгә" форумы

"Бергә Җиңүгә" форумы

Корпункт: 
Менделеевский

"Бергә Җиңүгә" форумы

"Яшьлек" яшьләр үзәгендә  "Бергә җиңүгә" дигән Республика мәгариф форумы булып узды. Анда ГБМБУ «4 нче урта гомуми белем бирү “Каһарманлык һәм хәрби дан” мәктәбе»нең 6 нчыА сыйныфы укучылары да катнашты. Форум Менделеевск муниципаль районы администрациясе һәм Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге "Җиңү волонтерлары " ярдәмендә үткәрелә .Форумда катнашучыларны волонтерлык хәрәкәтенең юнәлешләре белән таныштырдылар, укучыларга "Җиңү волонтерлары"иҗтимагый хәрәкәтендә ничек катнашырга мөмкин булуы турында сөйләделәр. Балалар өчен командада эшли белүне үстерүгә юнәлдерелгән уеннар оештырылды.

Опубликовано 24 May, 2022 - 09:48 пользователем Краеведческий м...

Source URL (modified on 24/05/2022 - 09:48):https://tatfrontu.ru/tt/news/berg-zhinug-forumy