Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > “Бер телем ипигә тилмереп үстек”, - дип искә алды сугыш елларын Дүртиле авылында яшәүче Сария апа Сафина

“Бер телем ипигә тилмереп үстек”, - дип искә алды сугыш елларын Дүртиле авылында яшәүче Сария апа Сафина

Корпункт: 
Апастовский

Үзен олылаучы җитәкчеләргә ул күз яшьләре аша рәхмәт белдерде.
Ленинград чолганышының тере шаһиты булган Сария апа Сафинага да район башлыгы исеменнән истәлек открыткасы, тәм-томнардан күчтәнәч һәм җирлек тарафыннан җылы юрган бүләк ителде.
“Ул вакытта бер кисәк ипине дә карточка белән генә бирәләр иде. Шул ипи телеменә дә бик сөенә идек. Ачлык-ялангачлык, юклык замана. Авылга кайткач та, авырлыклар бетмәде. Яшәргә хәтта йортыбыз да юк иде, йорттан-йортка йөреп яшәргә туры килде”, - дип искә алды тормыш авырлыкларын Сария апа.
Сария апа бүгенге көндә тормыш иптәше Рим абый белән тигезлектә, бер-берсенә терәк булып гомер итә. Бер улы Әфган җирләрендә вафат булган. 4 баласы исән-сау. Бик күп авырлыклар аша үтсә дә, булганына шөкер итеп, һәр нәрсәдән канәгать булып яши белә ул. Үзен олылаучыларга да рәхмәтен күз яшьләре аша белдерде.
 

Опубликовано 29 January, 2021 - 09:57 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 29/01/2021 - 09:57):https://tatfrontu.ru/tt/news/ber-telem-ipig-tilmerep-ustek-dip-isk-aldy-sugysh-ellaryn-durtile-avylynda-yashuche-sariya-apa