Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > БЕР КӨНДӘ - ИКЕ ИСТӘЛЕКЛЕ ВАКЫЙГА

БЕР КӨНДӘ - ИКЕ ИСТӘЛЕКЛЕ ВАКЫЙГА

Корпункт: 
Актанышский

Актаныш районында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. Медальгә үзенең 90 яшен каршы алган райондашыбыз - Пучы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Бибинур Мәүли кызы Шәкүрова да ия булды. 

Бибинур Мәүли кызын юбилее уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.

Ләйсән Фоат кызы тыл хезмәтчәненә фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен ирештереп, РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатын һәм күчтәнәч кабын тапшырды.

Опубликовано 10 March, 2020 - 10:48 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 10/03/2020 - 10:48):https://tatfrontu.ru/tt/news/ber-kond-ike-istlekle-vakyyga