Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Базарлы Матакта Геройлар паркында районнан чыккан һәм армиядә танкист булып хезмәт иткән якташларга һәйкәл куелды.

Базарлы Матакта Геройлар паркында районнан чыккан һәм армиядә танкист булып хезмәт иткән якташларга һәйкәл куелды.

Корпункт: 
Алькеевский

18 майда Базарлы Матакның Геройлар паркында Т-55 танкын һәйкәл итеп кую тантанасы булды.

Бу чарада район башлыгы Александр Никошин, хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, сугыш ветераны Лев Миндрюков, авыл халкы, яшь армиячеләр, мәктәпләрдән хәрби-патриотик клублар әгъзалары һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.

Бөек Ватан сугышында танкист булып илебез азатлыгын яклаган һәм батырлыклар кылган якташларыбыз аз түгел. Аларның иң мәгълүме – Советлар Союзы Герое Степан Крайнов. Шулай ук тыныч тормышта Казан танк училищесын тәмамлап офицер булган, армиядә танкист булып хезмәт иткән әлкилеләр дә аз түгел. Аларның хөрмәтенә Геройлар паркында гадәти булмаган һәйкәл куелды ды инде. Пъедесталга Т-55 танкы урнаштырылды.

Һәйкәл итәгенә һәм парктагы мемориалга веноклар куелды. Казаннан чакырылган оркестр марш, дәртле көйләр уйнап, тантананы тагын да тәэсирле итте.

Опубликовано 23 May, 2018 - 14:23 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 23/05/2018 - 14:23):https://tatfrontu.ru/tt/news/bazarly-matakta-geroylar-parkynda-rayonnan-chykkan-hm-armiyad-tankist-bulyp-hezmt-itkn