Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Батырларны искә алып.

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Батырларны искә алып.

Корпункт: 
Атнинский

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне алдыннан халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын һәм героизмын мәңгеләштерү максатыннан Яшьләр эше һәм спорт бүлеге “Хәтер шәме” акциясе кысаларында махсус чаралар үткәрде. Шушы уңайдан, 21 июнь көнне кичке 21.00дә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы янында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салып һәм шәмнәр яндырып сугышта һәлак булганнарны искә алдылар. Эчке эшләр бүлеге, ветераннар советы һәм иҗтимагый совет әгъзалары да Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Завтра была война” акциясенә кушылып, әлеге чарада бик теләп катнаштылар.

Опубликовано 26 June, 2017 - 10:48 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 26/06/2017 - 10:48):https://tatfrontu.ru/tt/news/batyrlarny-isk-alyp