Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Батырлар илгә җиңү алып кайтты

  • ВКонтакте
  • Одноклассники
  • РњРѕР№ РњРёСЂ
    • Twitter
    • Скопировать ссылку

Батырлар илгә җиңү алып кайтты

Корпункт: 
Апастовский

Апас Туган як музеенда Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Жәлилнең тууына 113 ел уңаеннан әдәби кичә уздырылды.

Апас мәктәбенең 6 сыйныф укучылары катнашында үткән бу очрашуда Муса Җәлилнең туганнары белән таныш булган китапханәче Даимә Тимеркәева үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Борынгы патефоннан Муса Җәлил шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Укучылар батырның тормыш юлын сүрәтләгән видеофильм-слайдлар белән таныштылар. Музей директоры Рәмис Ногманов балаларга Муса Җәлилгә багышланган китаплар күргәзмәсе, шагыйрьнең тормыш һәм иҗаты  турында сөйләде. Шулай ук укучылар татар халкының мәшһүр сандугачы Илһам Шакировның туган көне уңаеннан ул башкарган җырлар тыңладылар. Кичә тәмалангач, укучылар укытучылары белән бергәләп Апас үзәк китапханәсе каршындагы Муса Җәлил бюстына кызыл канәфер чәчәкләре куйдылар. Бу әһәмиятле чарада шулай ук үзәк китапханә коллективы да катнашты.

Бу көннәрдә Апас балалар китапханәсендә, авыл мәктәпләрендә  дә шагыйрьнең туган көненә багышлап, шундый ук кызыклы чаралар, очрашулар һәм китап күргәзмәләре үткәрелә.

Опубликовано 15 February, 2019 - 15:51 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 15/02/2019 - 15:51):https://tatfrontu.ru/tt/news/batyrlar-ilg-zhinu-alyp-kaytty