Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Багыш авылында бәйрәм булды.

Багыш авылында бәйрәм булды.

Корпункт: 
Апастовский

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәһим бабай Фәсхиевны хөрмәтләделәр.
Фәһим бабайның капка төбенә ветераннар Советы, тыл һәм хезмәт ветераннары, “Юнармия” челәр, укучы балалар, укытучылар килде.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов “Бердәм Россия” партиясе исеменнән, “Апас” якташлык җәмгыяте рәисе Марат Нуриев, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе исеменнән Илдар Нигъмәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветеранын Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән кайнар котлап күчтәнәч-пакетлар тапшырдылар. Хәлен сорашып, гозерләрен тыңладылар. 
Мәктәп укучылары үзләренең матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр.
Шундый ук күчтәнәч-пакетлар калган ветераннарга да таратылды.

 

 

Опубликовано 6 May, 2021 - 09:28 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 06/05/2021 - 09:28):https://tatfrontu.ru/tt/news/bagysh-avylynda-byrm-buldy