Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Аюкөйдергәндә яшәүче Фәһимә әби Шәрәфуллина 95 яшьлек олы юбилеен балалары, онык-оныкчыклары янәшәсендә каршы алды

Аюкөйдергәндә яшәүче Фәһимә әби Шәрәфуллина 95 яшьлек олы юбилеен балалары, онык-оныкчыклары янәшәсендә каршы алды

Корпункт: 
Апастовский

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин изге теләкләрен җиткереп, әбине тәбрик иттеләр.
Фәһимә әбигә Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Фәһимә әби тормышта күп кыенлыклар күргән, авыр хезмәт арбасын тарткан. Бүгенге көннән шөкер итеп яши. "Һәр көнебез бәйрәм кебек. Табын тулы ризык", - ди ул.
Фәһимә әби озын гомернең серен хезмәттә, хәрәкәттә күрә. Бүген дә хәрәкәттә булырга тырыша. 

 

 

Опубликовано 30 March, 2021 - 08:39 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 30/03/2021 - 08:39):https://tatfrontu.ru/tt/news/ayukoydergnd-yashuche-fhim-bi-shrfullina-95-yashlek-oly-yubileen-balalary-onyk-onykchyklary