Аюкөйдергән авылында яшәүче Бибинур Гафаровага 90 яшь!
Корпункт:

Аюкөйдергән авылында яшәүче Бибинур әби Гафарова 90 яшьлек юбилеен каршылады. Бу олы бәйрәме белән аны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Хуҗалык җитәкчесе Илшат Вахитов һәм Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин да изге теләкләре, күчтәнәчләре белән сөендерделәр. Ташчы да, тегүче дә булган Бибинур әбине кайнар котлыйбыз!
