Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Ары авылында Җиңү бәйрәме узды

Ары авылында Җиңү бәйрәме узды

Корпункт: 
Атнинский

Хәтер... Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый әле, яңадан яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә Ары авылының да 154 намуслы һәм батыр ул - кызлары җирдә тынычлык һәм бәхет өчен гомерләрен биргәннәр. Аларның батырлыклары бүген дә яши һәм яшәячәк...Ары мәдәният йорты каршында узган бәйрәм чарасында аларны минутлык тынлык белән искә алдылар.

Опубликовано 11 May, 2023 - 15:09 пользователем Мухаметзянова А...

Source URL (modified on 15/05/2023 - 10:25):https://tatfrontu.ru/tt/news/ary-avylynda-zhinu-byrme-uzdy