Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апаста парад репетициясе уздырылды

Апаста парад репетициясе уздырылды

Корпункт: 
Апастовский

Апаста 3 майда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган зур чараларда бәйрәм күрке булачак парад репетициясе уздырылды.

-Апас үзәгендәге Батырлар Мемориалы каршында 3 сәгатькә якын барган парад репетициясендә мәктәпләрнең “Юнармеец”, аграр көллиятнең “Форпост” отрядлары катнашты,-ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.

Репетиция вакытында рәт-колонналар төзлеге, Җиңү байрагы, гаскәр төрләре, фронтларның штандарт-байраклары барланды, байракчылар билгеләнде. 9 майда үтәчәк районкүләм демонстрация, бәйрәм чараларына әзерлек дәвам итә.

Опубликовано 4 May, 2018 - 14:57 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 04/05/2018 - 14:58):https://tatfrontu.ru/tt/news/apasta-parad-repeticiyase-uzdyryldy