Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апаста “Георгий тасмасы“ патриотик акциясе бара

Апаста “Георгий тасмасы“ патриотик акциясе бара

Корпункт: 
Апастовский

Апаста “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы“ кысаларында “Георгий тасмасы“ патриотик акциясе бара.

Апас мәктәбенең яшь гвардиячеләре, “Форпост“ отряды, Апас урта мәктәбенең Рәсәй балалар хәрәкәте әгъзалары укытучыларга, үзәк урамнардан йөрүчеләргә, автомобиль йөртүчеләргә тасмалар тараттылар һәм аның дөрес кулланылышы турында сөйләделәр. Георгий тасмасы - дөньяны фашизмнан коткарып һәлак булганнарны хөрмәтләп искә алу, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерү, ветераннарны зурлау һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы булып тора.

Опубликовано 3 May, 2018 - 14:19 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 03/05/2018 - 14:19):https://tatfrontu.ru/tt/news/apasta-georgiy-tasmasy-patriotik-akciyase-bara-0