Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апас район газетасы сугыш елларында...

Апас район газетасы сугыш елларында...

Корпункт: 
Апастовский

Апас туган якны өйрәнү музеенда район газетасы “Йолдыз“ның 85 еллык юбилее уңаеннан киңәйтелгән күргәзмә оешты. Биредә газетаның ничек чыга башлавы, беренче санының эшләнеше, баш мөхәррирләр турында тулы мәгълүмат бар, Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) басылган төпләмәләре  аерым зур урын алып тора. Шулай ук истәлекле мизгелләрдән фотолар, дәүләт бүләкләре, төрле елларда алынган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да урнашкан. Хәрефләрне кулдан җыйган елларга да сәяхәт итеп була. Журналист Азат Сункишевның исә иҗат елларының тулы бер сәхифәсе белән дә танышырга мөмкин.

Дәхшәтле сугыш елларында "Бригадир " газетасында эшләгән баш мөхәрирләр:

1938-1941- Гаяз Шәрипов

1941- Абдулла Яфизов

1941-1942 - Фатыйма Ягъфәрова

1942-1943 - Мәгъсүмә Сөнгатуллина

1944-1948 - Гаяз Шәрипов

Опубликовано 8 February, 2017 - 16:03 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 08/02/2017 - 16:03):https://tatfrontu.ru/tt/news/apas-rayon-gazetasy-sugysh-ellarynda