Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Алиев Габделһадый Аллаяр улы

Алиев Габделһадый Аллаяр улы

Корпункт: 
Альметьевский

1915 елның 27 июнендә Габделһади исемле, Аллаяр Аллаколов һәм Фәхреҗиһан Нуретдин кызы гаиләсендә туган. Ятимнәр йортында тәрбияләнгән күрәсең, чөнки исеме, фамилиясе гел бозылып беткән. Сугышта һәм сугыштан соң да “Алеев ГодийАлигорович” булып йөргән. Читтән Кызыл Армиягә алынган. Сугыш башланган елны Габделһадый лейтенант дәрәҗәсендә 188 укчы дивизиянең 595 укчы полкында, укчы рота командиры булган. 1941 елда, беренчеләрдән булып Кызыл Йолдыз ордены бирелгән. Шулай ук ул “Сталинградны саклаган өчен”, “Кенигбсергны алган өчен”, “Венаны алган өчен”, “Берлинны алган өчен” медалләре, 1985 елда I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Сугышны Габделһадый майор дәрәҗәсендә тәмамлаган. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнү битеннән: “При наступлении батальона на Ионаву он как командир роты показал мужество и отвагу, своим примером воодушевлял бойцови командиров продвигаясь вперед. Будучи раненным в руку, поле боя не оставил, а продолжал командовать ротой. Его рота уничтожила большое количество противника и организованно вышла из боя 17.07.1941г.»

Опубликовано 19 March, 2026 - 08:13 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 19/03/2026 - 08:13):https://tatfrontu.ru/tt/news/aliev-gabdelhadyy-allayar-uly