Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Алар илгә Җиңү алып кайтты

Алар илгә Җиңү алып кайтты

Корпункт: 
Альметьевский

Муратов Сабур Шаймурат  улы 1913  нче елның 6 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Урсалабаш авылында туа. Гаиләдә 4 малай  була алар. Абыйлары белән бергә Сабур да яшьтән үкколхозда эшли.Көтмәгәндә сугыш башлана. 1941 нче елның 24 нче июлендә Сабур да  фронка китә.  Сугышка  аны тормыш иптәше Мәхмүдә һәм 3яшьлек кызы  Әлфия озатып кала. Башта  Муратов Сабур  Ленинград шәһәре янында3 нче укчылар полкында гади солдат булып хезмәт итә. Смоленск шәһәре янында барган каты бәрелешләр вакытында уң аягы  каты яралана.  Яралары бераз төзәлгәч, ул хезмәтен дәвам итә. Бик күп бәрелешләрдә катнаша.  1945 нче елныСабур исән-сау туган авылына кайта.  Сугыш вакытындагы батырлыклары  өчен хөкүмәт тарафыннан медальләр белән бүләкләнгән.   Кайту белән колхозга эшкә урнаша, ат белән фермага, басуга  су  ташый, янгын каравылында  эшли. Күп еллар дәвамында колхозда хезмәт куйганы, тырышлыгы өчен Муратов Сабурга 1978 нче елны “Хезмәт Ветераны”  медале тапшырыла. Соңгы көненә кадәр гаиләсе белән авылда яши.  Тормыш иптәше Мәхмүдә белән бер ул, ике кыз үстерәләр. 1990 нчы елның 16 нчы декабрендә вафат була.

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Галеев Р.Г.  исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”нең

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Опубликовано 18 January, 2024 - 15:00 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 18/01/2024 - 15:00):https://tatfrontu.ru/tt/news/alar-ilg-zhinu-alyp-kaytty-3