Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > 90 һәм аннан өлкән яшьтәгеләргә Президент Путинның Котлавын тапшыру дәвам итә

90 һәм аннан өлкән яшьтәгеләргә Президент Путинның Котлавын тапшыру дәвам итә

Корпункт: 
Сабинский

Август аенда Шәмәрдәндә яшәүче Вера Иванова, Ике басу Арташ авылында гомер кичерүче Халидә Гаянова, Тимершыкта яшәүче Рәшидә Биктимерова, Өтернәстә гомер итүче  Мәрьямбикә  Гайнетдинова  90 яшьләре уңаеннан әлеге мәртәбәле бүләккә ия булдылар. Илгә килгән афәт – сугыш чорында көчкә дә  туенмаган сылу кызлар  басуда урак урып, вагон бушатып, урман кисеп һәм башка ирләр көче соралган авыр эшләрдә көч куеп, Җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр.  Тыныч тормышта да  төрле хезмәтләр башкарып,  илгә лаеклы кыз-уллар үстерәләр. Сугыш чоры алар күңелендә ачы хатирәләре белән яшәгәнгә, бүгенге тормышларына шөкер итеп, ил-көнгә тынычлык теләп гомер итәләр.  Өлкәннәрне юбилейлары бе­лән  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Та­һир Шәрәфиев, Шәмәрдән, Арташ, Тимершык, Эзмә авыл җирлекләре башлыклары Айдар Гәрәев, Алмаз Әгъләмҗанов, Айдар  Хаҗиев,  Рафис Гайфиев, «Тимершык» бригадасы җитәкчесе Айнур Нуриев тәбрикләп,  изге теләкләр җиткерделәр.

Опубликовано 11 August, 2016 - 16:44 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 11/08/2016 - 16:44):https://tatfrontu.ru/tt/news/90-hm-annan-olkn-yashtgelrg-prezident-putinnyn-kotlavyn-tapshyru-dvam-it-0