Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > 7 май көнне Миңлебай авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг уздырылды

7 май көнне Миңлебай авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг уздырылды

Корпункт: 
Альметьевский

7 май көнне Миңлебай авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг уздырылды. Авыл урамнары буйлап "Үлемсез полк" йөреше оештырылды, анда авыл халкы, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары һәм укытучылар актив катнашты. Митингта катнашучыларны Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Мансур улы Рахимов җылы сүзләр белән сәламләде.

Бөек Җиңү көне — безнең ил тарихында иң изге һәм әһәмиятле даталарның берсе. Еллар үткән саен, сугышның авырлыклары, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый, ә киресенчә, бу көннең әһәмияте тагын да арткан кебек тоела.

Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераннары безнең арада юк, әмма аларның батырлыклары һәм истәлекләре безнең йөрәкләрдә мәңге саклана. 81 ел — зур вакыт, әмма Җиңү көне һәрвакыт хөрмәт һәм рәхмәт белән искә алына торган бәйрәм булып кала. Бу көн — безнең өчен батырларны искә алу, тарихны өйрәнү һәм киләчәк буыннарга тапшыру мөмкинлеге.

Митингтан соң бәйрәм мәктәп ашханәсендә дәвам итте, анда тәмле чәй өстәле артында җылы очрашулар, күңелле җырлар һәм җылы сүзләр яңгырады. Бу чаралар барысы да бердәмлек һәм хәтерне саклау рухында узды.

Опубликовано 8 May, 2026 - 12:42 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 08/05/2026 - 12:42):https://tatfrontu.ru/tt/news/7-may-konne-minlebay-avyl-zhirlegend-boek-zhinunen-81-ellygyna-bagyshlangan-tantanaly-miting