Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > 27 нче гыйнвар көнне Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Блокада икмәге" акциясе узды

27 нче гыйнвар көнне Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Блокада икмәге" акциясе узды

Корпункт: 
Сармановский

27 нче гыйнвар көнне Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сарман районы Мортыштамак авылы тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан «Блокада икмәге» акциясе кысаларында бердәм сыйныф сәгате уздырылды. Чара Бөек Ватан сугышының гомум халыкка алып килгән кайгысы фонында тоташ бер олы, аерым шәһәрнең фаҗигасен ачык чагылдыра. Укучыларга акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәкләре таратылды. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма. Әлеге акция илебез тарихында аеруча тирән фаҗигале эз калдырган Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хакыйкать үсеп килүче буын вәкилләре күңеленә бар дөреслектә барып җитсен, ата-бабаларыбыз каһарманлыгы киләсе буыннар хәтерендә дә саклансын өчен оештырыла.

Опубликовано 27 January, 2021 - 16:20 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 27/01/2021 - 16:20):https://tatfrontu.ru/tt/news/27-nche-gyynvar-konne-mortyshtamak-top-gomumi-belem-biru-mktbend-blokada-ikmge-akciyase-uzdy