Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > 27 гыйнвар-халкыбыз хәтерендә мәңгегә сакланачак көн ул.

27 гыйнвар-халкыбыз хәтерендә мәңгегә сакланачак көн ул.

Корпункт: 
Альметьевский

1944 елда, 900 көн һәм төн узгач, илебезнең хәрби тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе булган Ленинград блокадасы өзелә. Бу көн шәһәрнең күптән көтелгән азат ителүен генә түгел, бәлки ватан тарихында кешеләрнең батырлыгы һәм чыдамлыгы белән тулы яңа сәхифәнең башлануын да билгеләп үтте.
Бүген музейда " Ленинград блокадасы"исеме астында музей сәгате узды.Блокададагы Ленинградта яшәүчеләр яшәгән авыр шартлар турындагы видеороликны карадылар, ул куркыныч заманнарда һәр кешегә туры килгән икмәк нормасы, шулай ук икмәк карточкаларының әһәмияте турында фикер алыштылар. Катнашучылар блокадада икмәкнең азык- төлек продукты гына булмавын -ул тормыш һәм өмет символы булганын аңладылар. Фикер алышу укучыларга халкыбызның тарихын һәм авырлыкларны җиңеп чыгу сәләтен тирәнрәк аңлау өчен тагын бер мөмкинлек булды.

Опубликовано 28 January, 2025 - 10:05 пользователем Альметьевский к...

Source URL (modified on 28/01/2025 - 10:05):https://tatfrontu.ru/tt/news/27-gyynvar-halkybyz-hterend-mngeg-saklanachak-kon-ul