Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > 22 июнь...

22 июнь...

Корпункт: 
Алькеевский

22 июнь Әлки районы Базарлы Матак авылының Тыловиклар паркында “С. М. Лисенков исемендәге  туган як тарихын өйрәнү музее” коллективы  Бөек Ватан сугышы башлану көненә багышланган “День памяти  и скорби. День начала Великой Отечественной войны” мероприятиесен үткәрде. Мероприятиядә Бөек Ватан сугышында катнашкан Миндрюков Лев Яковлевич, ветераннар советы председателе Халиуллин Ришат Асатович, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары һәм “Дубки” балалар йортында ял итүче балалар катнашты.

Мероприятиянең төп максаты: Советлар Союзы геройларын,яу кырында ятып калган каһарман батырларыбызны, искә алу. Патриотик тәрбия, туган илгә , туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.Җиңү көненә нинди авырлыклар белән ирешүне мәнге онытмау.Хәзерге матур, тыныч тормышның кадерен белүне аңлату.

Кичәдә музей хезмәткәрләре фронтан алынган  хатларны укып үттеләр. Балалар Әлки районының Советлар Союзы геройлары  белән таныштырып, сугышка багышланган җыр  башкардылар.Лев Яковлевич 1941 елның 22 июнь  иртәсен ничек башлануын  искә алды , матур теләкләр теләде. Килгән кунакларга музейда экскурсия, укучыларга Бөек Ватан сугышы темасына багышланган викторина үткәрелде.

Опубликовано 4 July, 2018 - 11:53 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 04/07/2018 - 11:53):https://tatfrontu.ru/tt/news/22-iyun