Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > 2021 елның 22 июнендә - сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улына 97 яшь тулды

2021 елның 22 июнендә - сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улына 97 яшь тулды

Корпункт: 
Сармановский

 2021 елның 22 июнендә  - су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ра­ны Әх­мәт­җа­нов Шә­рип­җан Әх­мәт­җан улына 97 яшь тулды.

Илек­саз авы­лын­да яшәү­че су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ра­ны Әх­мәт­җа­нов Шә­рип­җан Әх­мәт­җан улы өчен 22 июнь га­дә­ти ге­нә көн тү­гел. нәкъ шушы көнне Бө­ек Ва­тан су­гы­шы баш­ла­на һәм 1942 ел­да ун­си­ге­зен­че яшь бе­лән кит­кән егет­не ар­ми­я­гә ала­лар, Ле­нинг­рад­ка җи­бә­рә­ләр. Ле­нинг­рад бло­ка­да­сы ел­ла­рын­да ул шә­һәр­не һәм аэ­род­ром­ны фа­шист ил­ба­сар­ла­рын­нан сак­лый, бло­ка­да­ның бө­тен авыр­лы­гын ки­че­рә. Ни­һа­ять, 1944 ел­да ут­лы боҗ­ра өзе­лә һәм алар­ны фин кул­ты­гы­на аэ­род­ром тө­зер­гә җи­бә­рә­ләр. 1945 ел­да су­гыш җи­ле ул хез­мәт ит­кән гас­кәр­не ка­бат Ле­нинг­рад­ка таш­лый. Фа­шист гас­кәр­лә­ре җи­мер­гән аэ­род­ром­нар­ны чис­тар­та-чис­тар­та, Хәр­би Һа­ва көч­лә­ре­нең Кы­зыл Байрак­лы Бал­ти­ка фло­ты 9 нчы ае­рым аэродром-ин­же­нер­лык ба­таль­о­ны дош­ман­ның
оя­сы­на ук ба­рып җи­тә, Ке­нигс­берг­ны алу­да кат­на­ша.

– Бө­ек Җи­ңү бәй­рә­мен Гер­ма­ни­я­нең диң­гез янын­да ур­наш­кан шә­һәр­че­ген­дә­ге аэ­род­ром­да кар­шы ал­дым. Шат­лы­гы­быз­ның чи­ге бул­ма­ды, - дип ис­кә ала ве­те­ран.

Тик әле су­гыш бет­кәч тә, аңа бу ил­дә ике ел хез­мәт итәр­гә ту­ры ки­лә – Гер­ма­ни­я­не ан­да-сан­да сак­ла­нып кал­ган дош­ман­нар­дан сак­лый. Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ор­де­ны, Жу­ков, "Хәр­би ка­за­ныш­лар өчен", "Ле­нинг­рад обо­ро­на­сы өчен" ме­даль­лә­ре һәм баш­ка­лар бе­лән бү­ләк­лә­нә. Ты­ныч хез­мәт­тә дә сы­нат­мый. Кү­мәк ху­җа­лык­та куй­ган ты­рыш хез­мә­те юга­ры бә­я­лә­нә – “Күпь­ел­лык на­мус­лы хез­мәт өчен”, “Хез­мәт­тә­ге ае­рым­лык өчен” ме­даль­лә­ре­нә ла­ек бу­ла. Тор­мыш ип­тә­ше Миң­не­нур апа бе­лән биш ба­ла үс­те­рә. Бү­ген­ге көн­дә алар­ның онык­ла­ры һәм онык­чык­ла­ры бар.

Опубликовано 23 June, 2021 - 09:14 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 23/06/2021 - 09:14):https://tatfrontu.ru/tt/news/2021-elnyn-22-iyunend-sugysh-hm-hezmt-veterany-hmtzhanov-shripzhan-hmtzhan-ulyna-97-yash-tuldy