19 май - Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне.

19 май - Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне.
Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары... Авыр сынау, көрәш, Җиңү... Бу чорда яшь ленинчылар өлкәннәр белән беррәттән иген иккән, станок артына баскан, немец фашистларына каршы батырларча көрәшкән. Бу елларда аларның девизы: “Пионер — фронтка!” булган. Алар утын әзерләгән, госпитальдә дежур торган, фронтовиклар гаиләләренә булышкан. Безгә билгеле булган тимурчылык хәрәкәте дә нәкъ менә шушы елларда калкып чыга. Тимурчыларның максаты – кешеләргә шатлык китерү, битараф булмау, эшне чын күңелдән башкару, тормышны тагын да матуррак, мәгънәлерәк итәргә тырышу. Пионер сафларында чыныгу үткән, яңа эшләргә, яңа төзелешләргә омтылган яшьләр арытаба комсомол оешмасында берләшкән, башлаган данлы эшләрен дәвам иткән. Пионерлар тырыш хезмәт белән бергә һәрдаим белемгә омтылган. Халык арасында мәдәни-агарту эшләре алып барганнар, күңелле ял да итә белгәннәр.
Бөтенсоюз пионер оешмасы балаларны Ватанга һәм халыкка тугры булырга, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә булышырга өйрәтә, тәртипкә чакырган. Сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашлыгында батырлык дәресләре үткәрелгән. Чит илдәге балалар белән хат алышу, тимурчылар, табигатьне саклаучылар хәрәкәтләре, тимер-томыр, макулатура җыю — барысы да пионер оешмасы белән бәйле. Пионерия көнендә урман-кырларга чыгып, пионер учаклары ягылган, дружина сборлары үткәрелгән. Бу мәктәп балалары өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә чын бәйрәм булган, бердәмлек һәм дуслык хисләрен ныгыткан.


