Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ЗИНОВЬЕВ ИВАН ДМИТРИЕВИЧ

ЗИНОВЬЕВ ИВАН ДМИТРИЕВИЧ

ЗИНОВЬЕВ Иван Дмитриевич (17.1.1905, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Дубовка авылы - 1942), Советлар Союзы Герое (26.4.1940), полковник (1941). 1927 елдан НКВД гаскәрләре сафларында. 1939-40 та совет-фин сугышында катнаша, 4 нче чик сакчылары полкының рота командиры (НКВД гаскәрләре). 1940 ның гыйнвар-февралендә Уома (Финляндия) торак пункты янында фронт коммуникацияләрен саклаганда батырлык күрсәтә. 1940-41 дә М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиядә (Мәскәү) укый. 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, укчы дивизия командиры. 1942 елның 29 маеннан фашист тоткынлыгында; хәрби әсирләрне концлагерьдан качарга әзерләгәне өчен атыла. Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Ими гордится Туркменистан. Аш., 1973; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982.                              В.А.Шагалов.

Герои Советского Союза
Опубликовано 12 January, 2015 - 23:39 пользователем admin

Source URL (modified on 12/01/2015 - 23:39):https://tatfrontu.ru/tt/content/zinovev-ivan-dmitrievich