Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ДРЯНИЧКИН МИХАИЛ ЕФИМОВИЧ

ДРЯНИЧКИН МИХАИЛ ЕФИМОВИЧ

ДРЯНИЧКИН Михаил Ефимович (4.12.1909, Казан губернасы, Тәтеш өязе Чинчурино авылы - 30.1.1945, Катовице шәһәрендә җирләнгән, Польша), Советлар Союзы Герое (4.4.1945, үлгәннән соң), капитан. Кече командирлар мәктәбен (1933), Сәяси курслар (1940) һәм «Выстрел» курсларын (1943) тәмамлый. «Ашлык әзерләү» конторасында эшли. 1931-33 елларда һәм 1935 тән Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы фронтларында 1943 тән 904 нче укчы полкның батальон командиры (59 нчы армиянең 245 нче укчылар дивизиясе). Ленинград фронты һәм 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Ленинград сугышында (1941-44), Сандомир-Силезия һөҗүм операциясендә катнаша. 1945 нең 31 гыйнварында Кендзежин (Польша) шәһәреннән көньяк-көнчыгыштарак Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: батальон командиры сыйфатында елганың сул ярында плацдарм яулый, дошманның күпсанлы гаскәрләренең контрһөҗүмен кире кайтара. Сугышта һәлак була. Ленин ордены, Александр Невский ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Боевая слава Алтая. Барнаул, 1978; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

М.З.Хәбибуллин.

Прикреплённые изображения: 
Герои Советского Союза
Опубликовано 12 January, 2015 - 23:27 пользователем admin

Source URL (modified on 22/06/2016 - 16:18):https://tatfrontu.ru/tt/content/dryanichkin-mihail-efimovich