Мөхәммәтҗанов Мирсәет Сабит улы 1924 елның 6 апрелендә Сарман районы Илексаз авылында туа. 1942 елда Совет Армиясенә алына. Арзамас хәрби училищесын тәмалый. 3 Украина фронтында рота командиры булып хезмәт итә. 4 тапкыр яралана. Гвардия капитаны Мирсәет Сабитович Җиңү көнен Венгриядә каршылый. 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Иске Кәшер урта мәктәбендә мәктәп директоры булып эшли, физика укыта.
