Корпункт:
Зур Нөркәй авылында "Йөрәкләрдә мәңге сакланыр ул 1418 көн" дигән кайгы һәм хәтер көненә багышлап һәйкәл янында чара үткәрелде. Бу чарада 1941 ел 22 июнь көненең безнең илебез өчен бик авыр көн булуы билгеләп үтелде. Бу көнне без авылыбыздан китеп сугыш кырында ятып калганнарны, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнарны, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннарыбызны тагын бер кабат зур ихтирам белән искә алдык. Юнусова Рания авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Абдуллин Габделхак абыйның кыскача сугыш юлы биографиясе белән таныштырды. Балалар бу көнне сугыш турында үзләре ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар.
Сарман мәдәният йорты
