- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Әтнә районы Олы Мәңгәр китапханәсендә авыл җирлегендә яшәүче әфганчылар һәм төп мәктәп, техникум укучылары белән бик кызыклы очрашу оештырылды. Китапханәче Гөлшат Гарифҗанова, ветераннар советы җитәкчесе Хәлимә Закирова, мәдәният, авыл җирлеге хезмәткәрләре канташында “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы ярдәме белән мондый очрашулар моңарчы да ел саен үткәрелеп килде. Быелгысын исә бераз үзгәрәк- буыннар бәйләнеше ассызыгында үткәрделәр. Мәңгәр авылының ике офицеры-Шакиров И һәм Закиров Р., әфганчылар-Нигъматҗанов Г., Камалов И., Хәбибуллин И., Хисматуллин И. бәйрәмнең төп кунаклары булдылар. Заманында Олы Мәңгәр мәктәбеннән унике, Мәңгәр авыл җирлегеннән алты егет Әфганстан җиренә хәрби хезмәтләрен үтәргә киткән. Алты егетнең берсе-Илдар Сафиуллин комлы далалар илендә батырларча һәлак булган. Фаил Борханов исә исән-сау әйләнеп кайтканнан соң, тыныч тормышта фаҗигале рәвештә вафат булды.
Язмыш яшьлекләрендә тыныч тормыштан сугыш эченә илтеп тыккан әфганчы егетләрнең йөзләрендә-еллар күләгәсе, күзләрендә-үзгә бер сагыш. Ул елларны да бик теләп искә алмыйлар, тизрәк онытасы килү теләге көчлерәктер, күрәсең. Күпләрнең иңне иңгә куеп сугышкан хәрби хезмәттәшләре, якын дуслары бу сугышта ятып калган. Хатирәләр алар өчен йөрәк әрнүе.
Хәрби хезмәтнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын, Ватан каршындагы бурыч, патриотизм турында шушы юлны узган чын ир-атлар авызыннан ишетү бүген-иртәгә хәрби хезмәтне узарга әзерләнгән егетләр өчен чыннан да бик мөһим.